Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Степановна Попова котлау хаты алды. Ветеранны Үзәк район хакимияте Башлыгы Эдуард Фәттахов, «Ремжилстрой» идарәче компаниясе башкарма директоры Сергей Родин, шулай ук 17 комплексның ТОС рәисе Владимир Ртищев котладылар.

Анастасия Степановна Рязань өлкәсе Назарьево авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы Назарьево колхозында эшли.1948 елда Тамбов өлкәсе Александровка авылына яши. 1955 елда Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад шәһәренә күчеп килә, анда да китапханәдә эшли.

1975 елда Чаллыга даими яшәү урынына күченеп килә, биредә пенсиягә чыкканчы "КАМАЗ"ның кою заводында эшли. Анастасия Степановна малай тәрбияләп үстергән, ике оныгы бар.

Пәнҗешәмбе, 28 июль 2022, 15:34