Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Кара диңгез флотында  «Набережные Челны» катерында хезмәт итүче Чаллы диңгезчеләре белән очрашты.

Капитан Александр Зайцев җитәкчелегендәге катер экипажы мэрга шефлык ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр: «Шәһәр җитәкчелеге көнкүрешне яхшырту, хәрби дисциплинаны һәм экипажда мораль климатны ныгыту мәсьәләләрен хәл итүдә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә, - дип билгеләп үтте корабль капитаны.

Шулай ук Наил Мәһдиев хәрби коткаручыларны һәм водолазлар әзерләү буенча уку үзәгендә булды.

«Без шәһәребезнең исеме Кара диңгез флотында яңгыравы һәм «Набережные Челны» катеры экипажының сугышчан бурычын лаеклы рәвештә үтәве белән горурланабыз», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Искәртик, 2018 елның гыйнварында Кара диңгез флоты ракета катерларының берсенә «Набережные Челны» дигән исем бирелде.

Якшәмбе, 31 июль 2022, 09:18