Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу атнада Яр Чаллыда мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү башланды. Акцияне оператив һәм нәтиҗәле уздыру максатыннан һәр районда икешәр эш төркеме булдырылды. Кабул итүдә эш төркемнәре белән бергә шәһәр Советы депутатлары – мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзалары да катнаша.

Бүген Комсомол районы эш төркеме һәм шәһәр Советы депутаты, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова 14 нче гимназиянең уку елына әзерлеген тикшерделәр.

Комиссия игътибарында – бинаның һәм кабинетларның техник торышы, янгын куркынычсызлыгы һәм санитар нормалар таләпләрен тәэмин итү, туклануны оештыру, белем-тәрбия процессын методик тәэмин итү, территорияләрне төзекләндерү торышы.

Пәнҗешәмбе, 4 август 2022, 16:21