Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында «муниципаль учреждение» категориясендәге территорияне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәк бизәлеше буенча шәһәр конкурсының район этабы тәмамланды.

Конкурс комиссиясе әгъзалары  районның 14 муниципаль учреждениесенә бәя бирделәр. Бу №23,34,37,86 нчы мәктәпләр, №8,17,75,82,103,109, 110 нчы балалар бакчалары, шулай ук 1 нче  балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае, 7 нче балалар сәнгать мәктәбе һәм Җиңү ял паркы.

Үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны 17нче «Урман әкияте» балалар бакчасы алды, 2 урында 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы, 3 нче урында - 34 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе. 

«Иң яхшы чәчәкче» номинациясендә «Мәдәният һәм ял паркы» җиңү яулады. Икенче урында – мөмкинлекләре чикле балалар өчен  86 нчы  «Өмет»интернат – мәктәбе, өченче урынны 8 нче  «Зоренька» балалар бакчасы алды.

«Чәчәк ата торган йорт» номинациясендә беренче урынны 109 нчы «Курай» балалар бакчасы, икенче урынны 110 нчы «Курочка ряба» балалар бакчасы, өченче урынны 7 нче балалар сәнгать мәктәбе алды.

Сишәмбе, 9 август 2022, 13:11