Шәһәрнең рәсми сайты 10 августта нинди чаралар үтүен хәбәр итте.
16:00 сәгатьтә «Кызыл тау» мәдәният үзәге артистларыннан - «Минем яраткан шәһәрем» дип исемләнгән уен программасы.
17:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сарае каршында – «Чаллы – ил тарихында» дип исемләнгән бәйрәм концерты.
17:30 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында «N шәһәрендә» дип исемләнгән бәйрәм концерты. Шәһәр көнендә бульварда фонтаннар гына түгел, талантлы артистлар да җырлаячак, үзләренең матур концерт номерларын тәкъдим итәчәк. Биредә «Кызыл тау» мәдәният үзәгенең үзешчән артистлары да чыгыш ясаячак.
17:00 сәгатьтә Мәләкәс аръягы халкы өчен – асфальтка рәсем ясау буенча «Минем шәһәрем киләчәктә» дигән конкурс.
18:00 сәгатьтә Җиңү паркында – бәйрәм чарасы.
18:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сарае каршында - «Аккош» иҗат әдәби берләшмәсеннән шигырь язучылар һәм проза осталары өчен бәйрәм чарасы.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 9 август 2022, 14:59