Чәршәмбе, 3 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар!

Сезне ихластан Яр Чаллы шәһәре көне белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм барыбыз өчен дә зур әһәмияткә ия. Шәһәребез, яшь булуына карамастан, без аның бай тарихына, җиңүләренә, казанышларына сокланабыз. Гидроэлектростанция, автогигант һәм Татарстан Республикасыннан читтә дә танылган алдынгы компанияләр - безнең горурлыгыбыз. Бу - безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Нәкъ менә сезнең ярдәмегез белән, хөрмәтле чаллылылар, шәһәребез зур күрсәткечләргә ирешә, үсә бара. Һәр уңышның нигезе -  тырышлык һәм бердәмлек. Һәрберебезне, яшькә, һөнәргә һәм кызыксынуларыбызга карамыйча, шәһәребезгә мәхәббәт, аның язмышына битараф булмавыбыз берләштерә. Бүген Яр Чаллы шәһәрен төзүгә үз көчен һәм энергиясен керткән беренче төзүчеләребез аерым игътибарга лаек. Аларның һәрберсенә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Бүген Яр Чаллы - һәр өлкә буенча үсеш алган сәнәгать һәм социаль-мәдәни инфраструктурасы булдырылган заманча шәһәр. Биредә автомобиль һәм башка объектлар төзелеше, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре уңышлы эшли, шәһәрдәшләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, ветераннарга ярдәм күрсәтүгә, яшьләрне төрле яклап үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Сезнең белән бергә шәһәребезне тагын да матурлап, югары үрләргә ирешербез, дип ышанам.

Хөрмәтле чаллылылар! Бу бәйрәм көнендә барыгызга да яңа хезмәт казанышлары телим. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, уңышлар һәм иминлек юлдаш булсын!

                                                                                                                 Н. Г. Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре мэры

Чәршәмбе, 10 август 2022, 08:07