Мы в социальных сетях

Автомобиль юллары предприятиесе белгечләре Суар поселогының 3 км юлын ремонтладылар. Капиталь ремонт июль ахырында башланды, бүген инде юлларның өчтән бере яңартылды. Поселокның барлыгы 9 км юлын ремонтларга кирәк.

Әлеге поселокта 200дән артык йорт бар, биредә 700 дән артык кеше яши. Биредә яшәүчеләр шәһәр мэры Наил Мәһдиевка юлларны төзекләндерү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. "Наил Гамбарович кушуы буенча Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре 12 мең кв.метр мәйданда өч мең метрга якын асфальт төзекләндерделәр. Моннан тыш, 40 метр озынлыктагы һәм диаметры 355 метр булган суүткәргеч торба җиһазландырылды. Әлеге торба су үткәрү өчен җәелгән. 

"Эшләр әлегә тәмамланмаган. Һәр яктан 1,5 метр киңлектәге тротуар җәеләчәк", - дип хәбәр итте автомобиль юллары предприятиесе директоры Марат Анисимов.

Пәнҗешәмбе, 11 август 2022, 16:41