Бүген Яр Чаллы шәһәре төп бәйрәмнәренең берсе - Төзүчеләр көнен билгеләп үтте. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеш предприятиеләре хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын котлады. "Әлеге мактаулы һәм иҗади һөнәр һәрвакыт җәмгыятьтә иң хөрмәтлеләрнең берсе булды һәм булып кала, дип билгеләп үтте", - дип билгеләп үтелә котлауда.
Төзүчеләр көнендә Яр Чаллыда Евгений Никанорович Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Легендар Чаллы төзүчесен искә алырга шәһәрнең Мактаулы гражданнары, шәһәр Советы депутатлары, «КамГЭСэнергострой» предприятиесе ветераннары, шәһәрнең төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, төзелеш көллияте студентлары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм шәһәр җитәкчелеге җыелды.
Төзүчеләр көнен бәйрәм итү Чаллы шәһәре төзелешенә багышланган фотокүргәзмәдән башланды. Бәйрәм кунаклары шәһәр һәм «КАМАЗ» автогиганты төзелешенең тарихи кадрлары белән таныша алды.
Тантаналы чара барышында төзелеш тармагы хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм индустрия үсешенә зур өлеш керткәне өчен шәһәр мэрының һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырдылар.
Илсөя Бәдретдинова беренче тапкыр Чаллы мәйданында чыгыш ясады.
Россия йолдызы - Светаның концерты тулы мәйдан җыйды. Ул тамашачылар яратып өлгергән хитларны башкарды.
Бәйрәм төсле салют белән тәмамланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 август 2022, 22:05



