29 августта 16.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр «Нур» яшьләр үзәге территориясендә – үзәк мәйданында да, «Челнинский НЕфестиваль» узачак. Чара Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган.

Чараның программасында берничә блок бар: белем бирү, мәдәни-ял һәм күңел ачу.

Белем бирү блогында Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе Никита Переверзев катнашында гамәли өлешле практорий узачак. Очрашу темасы « Шәхес куркынычсызлыгы". Шулай ук чарада яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Виденеева, мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова, видеограф Илнур Абдуллин катнашачак. Лекцияләрдән тыш, чарада катнашучыларны Яр Чаллы шәһәрендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча воркшоп көтә.





При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 25 август 2022, 15:35



