Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елы алдыннан әзерлеге турында матбугат конференциясендә Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде: "25 августта без педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясен уздырдык, анда 2021-2022 уку елына йомгак ясалды һәм 2022-2023 уку елына бурычлар куелды. Шулай ук август аенда без мәктәпкәчә, яшьләр өчен, физик культура мәгариф учреждениеләрен, мәктәпләрне кабул иттек. Барлык уку йортлары да кабул итү комиссияләре актлары буенча яңа уку елына кабул ителгән. Тикшерүне Роспотребнадзор, янгын сүндерү хезмәте үткәрде. Шул исәптән террорчылыкка каршы якланганлык буенча да эш алып барыла. Җирле бюджеттан мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыгын тәэмин итү 200 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.  Барлык уку йортларында да 1 сентябрьдә балаларыбызны кабул итү һәм эшне башлау өчен шартлар тудырылган".

Быел Яр Чаллыда 81 мәктәп, 131 балалар бакчасы, 39 өстәмә белем бирү учреждениесе, 23 югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшләячәк.

Дүшәмбе, 29 август 2022, 09:46