Чәршәмбе, 16 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Республикада гомуми белем оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада башлана. Олимпиаданы үткәрү вакыты: 2022 елның 23 сентябреннән 27 октябренә кадәр, ике этап булган очракта, 2022 елның 23 сентябреннән 22 ноябренә кадәр, өч этап уздырылган очракта.

Олимпиаданың максаты-кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне популярлаштыру, уку йортларында белем алучы укучыларның товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү кулланучылар базары сорауларын тирәнтен өйрәнүгә мотивациясен арттыру, норматив хокукый актларны куллана белү, шулай ук бу өлкәдә укучыларның иҗади потенциалын ачуда ярдәм итү, кулланучылар буларак үз хокукларын яклауга кызыксыну уяту һәм актив гражданлык позициясен булдыру.

Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче, сайтта теркәлгән 8-11 сыйныф укучылары үз теләге белән олимпиадада катнаша ала https://www.tatzpp.ru .

Җомга, 2 сентябрь 2022, 15:57