Чәршәмбе, 16 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмидә Әмирҗан кызы Баһаветдинова юбилее белән тәбрикләнде. Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туган Хәмидә Әмирҗан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында Югары Тәкермән авылында туган колхозында эшли. Сугыштан соң Әлмәт күчеп килә, анда шәһәр төзелешендә эшли. Аннары элеватор – Алтай крае, юл эшчеләре – Казахстан Республикасы, төзелештә – Кыргызстан Республикасы юнәлеше буенча эшләде. 1998 елда Чаллыга даими яшәү урынына кайта.

Хәмидә Әмирҗан кызы өч бала үстерде, биш оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. Ветеранны үзәк район администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, Шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәветдинов, Энтузиаст идарәче компаниясе директоры Фәргать Минхәеров, шулай ук 2 комплекс рәисе Анна Уракова котлады.
Дүшәмбе, 5 сентябрь 2022, 16:04