Чәршәмбе, 16 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия халыкларының мәдәни мирасы елына, Татарстан Республикасында циффрлаштыру елына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе «Минем циффрлы Татарстаным»санлы рәсемнәр конкурсы үткәрә. Анда беренче сыйныф укучылары катнаша. Муниципаль этапта шәһәр Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе, шулай ук муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм мәгариф идарәсе белгечләре катнашында шәһәрнең 19 мәктәбеннән 36 электрон рәсем каралды. Җиңүчеләрне билгеләгәндә комиссия әгъзалары ачыла торган теманың оригинальлеген, эшнең образын, сыйфатын һәм катлаулылыгын, шулай ук әсәрнең сәнгать дәрәҗәсен, гармонияле төс ярашуын бәяләделәр. График эш ясау процессында балалар график редакторларны да, рәсем эшкәртү программаларын да, Сканерлау һәм анимацияле рәсемнәр ясау программаларын да кулландылар. Фикер алышудан соң яшь рәссамнарның иң яхшы алты санлы эше сайланды. «Киләчәк шәһәре» номинациясендә Марьяна Тимофеева, Самина Борһанова һәм Игнат Кузьмин, «киләчәк автомобильләре» номинациясендә - Даниил Масагутов, «циффрлы дусларым» номинациясендә - Радель Нуртдинов, «Минем циффрлы гаиләм» - Ясминә Саматова җиңү яулады.
Сишәмбе, 6 сентябрь 2022, 14:27