Сишәмбе, 15 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 18 апрелендәге 686 номерлы карары нигезендә сәнәгать предприятиеләре кредит шартнамәләре буенча әйләнештәге акчаларны тулыландыруга чыгымнарны компенсацияләүгә грантлар ала алалар.Грантлар алу өчен гаризалар кабул итү ачык. Фонд консультация ярдәме күрсәтергә әзер. Грант алу өчен кредит килешүе яки аңа өстәмә килешү булган сәнәгать предприятиеләре 686 нчы номерлы карар үз көченә кергәннән соң (2022 елның 21 апреле) гариза бирә ала.Чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү 686 нчы номерлы карар үз көченә кергән көннән яки 2022 елның 31 декабренә кадәр кредит килешүе (өстәмә килешү) төзелгән көннән башлап сәнәгать субъекты тарафыннан исәпләнгән һәм фактта түләнгән процентларга карата башкарылачак.

Грантлар бирү шартлары белән җентекләп танышырга һәм анкета бирергә мөмкин: https://www.ivfrt.ru/invest_programs/kp. Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 570-40-19, 570-40-17 телефоннары аша алырга мөмкин.
Чәршәмбе, 7 сентябрь 2022, 11:10