Чәршәмбе, 16 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова Чаллы брендының тегү остаханәсендә булды. Hello, beauty бренды Яр Чаллыда 9 ел элек оешкан. Аны оештыручылар-Ләйсән Шәяхмәтова һәм Лилия Ярмөхәммәтова 18 сентябрьдә Чаллы шәһәрендә үтәчәк җиңел сәнәгать фестивалендә катнашачаклар. Хәзер аларда эшләүче тегүчеләрнең уртача хезмәт хакы 60 мең сумнан артып китә. Наталия Кропотова белән әңгәмә вакытында эшкуар хатын заказлар күп, әмма кадрлар җитмәү проблемасы бар, дип уртаклашты.

"Фестивальдә без шәһәр халкына үз продукциябезне генә күрсәтеп калмыйча, тегүче һөнәренең исән булуын, бу шөгыль хобби, гына түгел, табыш китерә торган эш булачагын да исбатларбыз", – дип сөйли Ләйсән Шәяхмәтова һәм Лилия Ярмөхәммәтова.

Хәзер Чаллы бренды, үз коллекцияләрен ясый. Ассортиментта-тышкы кием, куртка, жилетлар, эко-материалдан туннар һәм башкалар. Шулай ук эш индивидуаль заказлар буенча башкарыла. Август аенда эшкуарлар шәһәр үзәгендә үз кибетләрен ачтылар. Тегүче һөнәре хәзерге чынбарлыкта кирәк һәм яхшы түләнә. Производствода эшләүчеләр аларның хезмәт хаклары районда 60 мең сум дип сөйләделәр.
"Без җиңел сәнәгать фестивален үткәрергә телибез, кешеләргә мондый производстволар безнең шәһәрдә бар. Алар бик кечкенә кебек, безнең шәһәрдә бар. Алар бик кечкенә кебек, ләкин алар уңайлы, гаилә вибы белән уңайлы. Эш шартлары бик яхшы", - дип уртаклашты производствоны караганнан соң Наталия Кропотова.
ҖИңел сәнәгать фестивале 18 сентябрьдә Азатлык мәйданында узачак. Ул Башкарма комитет тарафыннан шәһәр эшмәкәрләре белән берлектә оештырылган. Чара 11 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр узачак. Чаллы халкы хатын-кызлар, ирләр, спорт, балалар киемнәре сатып ала алачак. Шулай ук бу чарада Чаллыда оештырыла торган
Җомга, 9 сентябрь 2022, 16:18