Чәршәмбе, 16 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел 6/01 йорты яны территориясе «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелде. Ләкин бу йортта яшәүчеләр моның белән генә тукталмады, алар үз ишегалдын төзекләндерүдә шәхсән катнашырга булдылар. Балалар һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеге бик күңелле мизгелләр китерде, һәрберсе яшелләндерүгә үз өлешен кертте.
Үсентеләр утыртуда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, микрорайонда яшәүчеләр, идарәче компания, «6 комплекс» территориаль иҗтимагый җирле үзидарә вәкилләре актив катнашты.

Җомга, 9 сентябрь 2022, 16:50