Сишәмбе, 15 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1нче августтан 10 октябрьгә кадәр «Кояшлы куян» энергияне сак тоту темасына багышланган балалар иҗат эшләренең XIII республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Катнашуга Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Конкурс «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы хикәя яки шигырь», «Иң яхшы һөнәр» һәм «Күләгәдән чык» номинацияләрендә үткәрелә. XIII «Кояшлы куян»ның төп үзенчәлеге булып, конкурста 4 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге иң яшь катнашучылар өчен махсус булдырылган «Күләгәдән чык» дигән яңа номинация торачак.
Әлеге номинациядә балалар әти-әниләре белән бергә башкарган иҗади эшләр бәяләнәчәк. Ел саен конкурс энергетика ресурсларын куллануның актуаль темасына, шулай ук үсеп килүче буын арасында энергияне сак тоту моделен популярлаштыру өчен үткәрелә.
Эшләр 2022 елның 10 октябренә кадәр кабул ителә. Финалистларны һәм җиңүчеләрне жюри билгеләячәк, ә иң яхшы эшләрнең авторлары Казанга бүләкләү тантанасына чакырылачак, ул ноябрь аенда булачак һәм халыкара Энергия саклау көненә багышланачак.


Җомга, 9 сентябрь 2022, 16:57