Бүген Комсомол районы администрациясендә территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисләре белән киңәшмә узды. Район башлыгы вазыфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин "Акварель-2022" чәчәкләр фестивалендә композицияне оештырган өчен рәисләргә Рәхмәт хатлары тапшырды, шулай ук "Татаркино" ТР ДБУКның Чаллы филиалына район территориясендә җәйге кино кичләре оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Киңәшмә барышында шулай ук көзге айлыкка чистарту һәм төзекләндерү, агачлар утырту, Өлкәннәр декадасы чаралары һәм "ТОП-200" ишегаллары буенча "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыру кысаларында милекчеләрнең гомуми җыелышларын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 10 сентябрь 2022, 13:24