Сишәмбе, 15 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

  Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев аппарат киңәшмәсе барышында хәбәр иткәнчә, чираттагы җылылык сезонына шәһәр энергетика хуҗалыгын, торак фондын һәм социаль-көнкүреш объектларын үз вакытында әзерләү максатларында атна саен шәһәр штабы эшләп килә.

Җәйге чорда җылылык чыганакларына, электр һәм газ бүлү станцияләренә, су алу һәм чистарту корылмаларына, магистраль, квартал эчендәге һәм объектлар эчендәге җылылык, су, электр һәм газ белән тәэмин итү челтәрләре эчендә ревизия һәм ремонт үткәрелде. Торак, социаль-көнкүреш һәм сәнәгать объектларына тикшерү, агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрелде, резерв ягулык әзерләнде.
Төп җылылык чыганагы – Яр Чаллы ТЭЦы, 2022/2023 еллар җылылык сезонына әзерләнгәндә, җиһазлар, җылылык, суүткәргеч-канализация челтәрләре, газ белән тәэмин итү һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелгән.
Дүшәмбе, 12 сентябрь 2022, 09:39