Сишәмбе, 15 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасының гамәлдә булу дәверендә 2008 елдан 2022 елга кадәр финанслау күләме барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан һәм милекчеләрнең акчаларыннан 15 млрд сумнан артык тәшкил итте. Капиталь ремонт буенча барлык чаралар да вакытында үткәрелде, бу күпфатирлы йортларның күбесен, шул исәптән түбә, фасад, инженерлык системаларын норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде.

2022 елгы капиталь ремонт программасына гомуми мәйданы 1,3 млн кв. метр булган 123 күп фатирлы торак йорт кертелгән, аларда 64 меңнән артык кеше яши. 2022 елда шәһәрнең күп фатирлы йортларын капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыруга 1 млрд 439,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Программага 306 төр эш кергән: фасадны ремонтлау, түбәне ремонтлау, кайнар су, салкын су, инженерлык системаларын алыштыру, җылылык челтәрләрен алыштыру, электр белән тәэмин итүнең инженерлык системаларын алыштыру.

Дүшәмбе, 12 сентябрь 2022, 09:46