Сишәмбе, 15 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Нуриева Даимә Габдрахман кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин һәм ТИҮ рәисе Рәис Саттаров котлаулар, бүләкләр тапшырдылар. Даимә Габдрахман кызы ТАССРның Сарман районы Мортыштамак авылында туа. 8 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында Сарманның Сталин ис. колхозында авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли.

Лаеклы ялга чыкканчы, Даимә Габдрахман кызы Теләнче-Тамак авылында ремонт-трактор станциясендә штукатур булып эшләгән. 2018 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.

Нуриева Даимә Габдрахман кызы - Бөек Ватан сугышы ветераны, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 12 сентябрь 2022, 14:30