Бу зур вакыйгада тегү заводлары, дизайнерлар һәм үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр катнашачак, алар үз коллекцияләрен сәхнәдә тәкъдим итәчәк. 18 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә Азатлык мәйданында безнең шәһәрдә тегелгән эшләнмәләрне карарга, күрергә һәм хәтта сатып алырга мөмкин булачак. Шулай ук «Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ннән вакантлы эш урыннары ярминкәсе дә оештырылачак. Сәхнәдә безнең шәһәрнең ансамбльләре һәм артистлары чыгышы, «Европа +» радиосыннан дискотека һәм призлар уйнату планлаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 14 сентябрь 2022, 14:05



