Бүген Тантаналар сараенда ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Тантанада ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм шәһәрнең Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев катнашты. Алар гаиләләрне котладылар һәм 20 гаиләгә сертификатлар тапшырдылар. Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Игътибар итегез, ана капиталы суммасы ел саен индексацияләнә. Әйтик, 2022 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы февральдән 40 646 сумга арттырылган һәм хәзер 524 527,9 сум тәшкил итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 14 сентябрь 2022, 19:34



