Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиуллина Галия Зәйнулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән котлаулар һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин тапшырды.
Вәлиуллина Галия Зәйнулла кызы Чистай районы Татар Талкышы авылында туа. Башлангыч сыйныфның 3 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында 9 яшьтән Кострома шәһәренең бәйләү фабрикасында эшли. 1952 елда Чистай шәһәренә күчеп килә. 1953 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиуллин Нургали Нурулла улына кияүгә чыга. Галия Зәйнулла кызы озак вакыт сәгать заводында сәгать механизмы җыючы булып хезмәт куя. 1977 елда гаиләсе белән бергә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы КАМАЗда сакчы булып эшли.
Ире белән бергә 2 бала үстергәннәр, 4 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Вәлиуллина Галия Зәйнулла кызы-Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 15 сентябрь 2022, 14:12



