Җомга, 27 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

RESTYLE кием бренды Яр Чаллыда 10 ел элек барлыкка килгән. Аны оештыручы Регина Рәгимова -үзе өчен декрет ялында әйберләр тегә башлый. Хәзер аның өч баласы һәм үз эше бар. Ассортиментта-классик кием, күлмәк, куртка һәм башкалар. Хәзерге вакытта эшмәкәр эшчеләр таләп ителгән яңа тегү цехы оештыра. Монда эшләүче хезмәткәрләр ни өчен бу эш урынын сайлаганнарын әйтәләр, чөнки алар карьера үсешен теләгәннәр. Тегүчеләрнең уртача хезмәт хакы якынча 40 мең сум тәшкил итә.

"Мин үзем өчен генә түгел, Чаллыда яшәүчеләр өчен дә яңа эш урыннары булдырырга, җитештерүне арттырырга дигән карарга килдем", – дип сөйли Регина Рәгимова.

"Биредә искиткеч уңайлы урын тәкъдим ителгән, анда кешеләр заманча техникада эшли алачак" , – диде Наталия Кропотова производствоны карап чыкканнан соң.

Автокалада җирле җитештерүчегә ярдәм итү буенча күп чаралар күрелә. Әйтик, бу ял көннәрендә Азатлык мәйданында җиңел сәнәгать фестивале узачак. Оештыручылар-Башкарма комитет һәм шәһәр эшмәкәрләре. Чара 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр узачак. Чаллы халкы анда сыйфатлы хатын-кызлар, ирләр, спорт, балалар киемнәре сатып ала алачак.

Җомга, 16 сентябрь 2022, 08:44