Узган җомгада Чаллыда шәһәркүләм ата-аналар җыелышы узды. Мәктәп ата-аналар комитетлары вәкилләре шәһәрнең 1нче балалар һәм яшьләр иҗаты сарае концерт залына җыелдылар. Сәламләү сүзе белән мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин чыгыш ясады. Шәһәр ата-аналар комитетының 2021/2022 уку елындагы эш нәтиҗәләре турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар Советында Яр Чаллы вәкиле урынбасары Наталья Фесянова сөйләде.
Юлларда балалар иминлеге темасын ЮХИДИнең пропаганда бүлеге башлыгы Илдар Гайнуллин яктыртты. ЭЭМ балигъ булмаганнар белән эшләү идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Галина Александровна үз чыгышында мөһим темаларны күтәрде. Гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны тукландыруны оештыруның актуаль мәсьәләләрен ата-аналарга Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәхимә Касыймова җиткерде. Ата - аналар алдында - Яр Чаллы шәһәренең әтиләр берлеге рәисе Эдуард Жестков чыгыш ясады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 17 сентябрь 2022, 09:01