Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында гомер итүче тыл хезмәтчәне, Халисә Авзалетдин кызы Баһаветдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга котлауларны РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов җиткерде.

Халисә Афзалетдин кызы ТАССРның Сарман районы Мортыштамак авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә 4 бала үсәләр: үзеннән кала 2 абыйсы һәм сеңелләре. Әти-әниләре бик иртә югалалар, аннары туганнары гаиләсендә тәрбияләнәләр. Күп авырлыклар, еш кына ачлык кичерергә туры килә.

1940 елда беренче сыйныфка укырга керә. 1947 елда җиденче сыйныфны тәмамлый һәм укуын район үзәгендә дәвам итә. Анда укуын тәмамлап, колхозда эшли башлый.

Мәктәптә яхшы укый һәм укуын алга таба дәвам итү өмете белән ул өч дус кызына ияреп белән пароходта Молотов шәһәренә китә. Ул анда яши башлый, төзелеш-монтаж идарәсендә 3 ел хезмәт куя. Ватанын бик сагына, кире авылга кайта һәм унынчы сыйныфны тәмамлый. Аттестат алып Алабугага фельдшер булып укырга китә. 1957 елда фельдшер-акушерлык мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлый һәм юнәлеше буенча Ворошилов районына эшкә кайта. Нөркәй авылында фельдшер булып эшли башлый, анда 20 ел хезмәт куя. Шул авылда кияүгә чыга һәм бәхетле гаиләдә ике ул тәрбияләп үстерә.

1976 елда Яр Чаллыга күчеп киләләр. Ире двигательләр заводында эшли. Үзе бер хастаханәнең гинекология бүлегендә төнге сменада эшли башлый. 2 ел шулай эшли. Аннары двигательләр заводның сәламәтлек пунктына күчә. Күпмедер вакыттан 5 нче шәһәр поликлиникасына эшкә урнаша, 1976 елда шуннан пенсиягә чыга. Хәзерге вакытта ветеранны 4 оныгы, 2 оныкчыгы сөендерә.

Сишәмбе, 20 сентябрь 2022, 12:44