Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Халыклар Дуслыгы проспектында үткәрелгән ремонттан соң Наил Мәһдиев юл хәрәкәтен ачты. 

Беренче чиратта шәһәр башлыгы хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде: "Бу вакыйгага "Автомобиль юллары предприятиеләре" хезмәткәрләре зур көчен куйды, күңелен бирде. Мондый мөһим вакыйганы игътибарсыз калдырмас өчен, без бу турыда халык алдында әйтергә бурычыбыз дип уйладык. 

8 ел эчендә Яр Чаллыга юлларны ремонтлау һәм төзүгә 16 млрд сумнан артык акча җәлеп ителгән. Соңгы елларда Яр Чаллы шәһәре юлларның сыйфаты буенча Россиянең ТОП-10 шәһәре исемлегенә керә: без илдә алтынчы урында торабыз", - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

 Мэр Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның һәм ил Хөкүмәтенең ярдәмен аерым билгеләп үтте. Халыклар дуслыгы проспектындагы эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты һәм «Урам-юл челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында башкарылды. Халыклар дуслыгы проспектына 2,3 км озынлыкта капиталь ремонт ясалган. Эшләр барышында һәр юнәлештә өч полосага кадәр юллар киңәйтелде, светодиодлы яктырткычлар белән яңа яктырту баганалары, шулай ук ясалма юл элементлары урнаштырылды.

Шулай ук Халыклар дуслыгы проспекты һәм Сөембикә проспекты буенча юллар киселеше ясалды. Әлеге участок аварияләр концентрациясе урыны булган.

Юл участогы җәяүлеләр өчен дә уңайлырак булды. Чулман проспектыннан студентлар тулай торагына кадәр уза торган 31 комплекс ягыннан проспект буенда җәяүлеләр тротуарлары һәм велосипед юллары төзекләндерелде. Элек алар юк иде.

Юл хезмәткәрләре алларына куелган бурычны срогыннан алда башкарып чыга алды. 




Сишәмбе, 20 сентябрь 2022, 16:26