Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Чаллыда эшләнгән" җиңел сәнәгать фестивален оештыручылар һәм анда катнашучыларны бүләкләү чарасы узды. 

Фестиваль 18 сентябрь көнне Азатлык мәйданында оештырылды. Анда барлыгы 42 җирле компания катнашты.

 "Без сезнең белән бергә: бизнес, чаллылылар, хакимият – шундый чара үткәрдек. Әгәр бу өчпочмактан бер почмагын алып ташласаң, бернәрсә дә барып чыкмас иде. Җиңел сәнәгать фестивале - бу чыннан да яңа традиция, без аны сезнең ярдәм белән шәһәрдә барлыкка китердек", – диде шәһәр эшмәкәрләренә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.

Фестивальне оештыручылар Евгений Ивлев һәм Адела Бычкова да катнашучыларга рәхмәт белдерделәр. Алар чарага әзерлек барышы һәм киләчәккә планнар турында сөйләделәр. Чараның рәсми өлешеннән соң Чаллы җитештерүчеләре җиңел сәнәгать предприятиеләре Ассоциациясен булдыру турында фикер алыштылар. Киләсе елда чараны уздыруга әзерлек башланды инде. Хәзер фестивальнең географиясен киңәйтү турында яңа идеяләр җыю һәм планлаштыру – Татарстан шәһәрләреннән фирмаларны чакыру бара.

Чәршәмбе, 21 сентябрь 2022, 12:28