Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел 42 нче мәктәптә аутист диагнозлы балалар өчен ресурс сыйныфы эшли башлады. Шәһәр Советы депутатлары укучылар өчен тудырылган шартлар белән танышты.

Физик мөмкинлекләре чикле балаларны укыту өчен шартлар тудыру турында сүз Шәһәр Советының мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссиясе утырышында барды. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу өчен депутатлар инклюзив класслар булган 42 нче мәктәпкә җыелдылар, ә быел биредә аутист балалар өчен ресурс сыйныфы эшли башлады.

Утырыш башланганчы мәктәп директоры, Шәһәр Советы депутаты Вадим Матюшин коллегаларына мәктәптә аерым төр балаларны социальләштерү һәм белем алу өчен нинди шартлар тудырылганын, алар белән ничек шөгыльләнүләрен һәм нинди нәтиҗәләргә ирешүләрен күрсәтте. Мәктәптә уку һәм ял итү зоналары булган ресурс кабинеты җиһазландырылган. Укыту индивидуаль программалар буенча бара.

Утырышта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов шәһәребезнең Татарстан Республикасында кечкенәдән ярдәм күрсәтү системасын оештыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру мәйданы булуын билгеләп үтте. Өч яшькә кадәрге балаларга 85 нче психологик-медик-социаль ярдәм үзәге базасында кечкенәдән ярдәм күрсәтелә.

Яр Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен 8 дәүләт мәгариф учреждениесе уңышлы эшли, 58 гомуми белем бирү учреждениесе шундый балалар өчен җайлаштырылган. Балаларга психологик-педагогик ярдәмне педагог-психологлар, логопедлар, социаль һәм ресурс педагоглары, тьюторлар башкара. Ел саен шәһәр педагоглары инклюзив белем бирү өлкәсендә квалификация күтәрү курслары уза. Бу уку елыннан Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында адаптив физик культура белгечләрен әзерли башладылар.

Чәршәмбе, 21 сентябрь 2022, 15:13