33 нче мәктәпнең 9 "Б" сыйныфы укучылары "Таныш булыгыз - профессионаллар!" һөнәри юнәлеш бирү проекты катнашучылары булдылар.
Укучылар өчен «һөнәр формуласы» дигән лекция үткәрелде, аның кысаларында укучылар һөнәр сайлау алгоритмы белән таныштылар. Катнашучылар шулай ук һөнәр сайлаганда нинди хаталар килеп чыгарга мөмкин булуы, киләчәктә нинди һөнәрләр барлыкка киләчәге, кайсылары юкка чыгачагын тикшерделәр.
Киләсе этапта проектта катнашучылар сыйныфлары белән «РИАТ» ААҖнә экскурсиягә бардылар. Икенче көнне укучылар "Һөнәргә бер адым" һөнәри юнәлеш бирүче уенда катнаштылар. Сораулар «РИАТ» ААҖ эшчәнлегенә, җиһазларына, техникасына һәм һөнәрләренә багышланган иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 21 сентябрь 2022, 15:25