Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Машина төзелеше урамында 125 агач үсентесе барлыкка килде. 69 нчы комплекс ягы буйлап барлыгы 20 миләш һәм 105 чыршы утыртылды. 

Бүген Җиңү паркында да агачлар утыртылды. Агач утыртуда Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, мәдәният һәм ял паркы хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе һәм актив чаллылылар катнашты. Барлыгы 45 агач утыртылды (нарат, миләш, чыршы һ.б).

Бүген "Безнең ишегалды" республика программасын тормышка ашыру кысаларында 50/01, 50/02 йортлары ишегалдында агачлар утырту оештырылды. Биредә барлыгы 15 чыршы утыртылды. 

Чәршәмбе, 21 сентябрь 2022, 15:36