Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Богомолова Зинаида Петровна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин һәм «Бумажник» ТИҮ рәисе Елена Овчинникова РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Зинаида Петровна ТАССРның Балык Бистәсе районы Анатыш авылында туа. 10 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында совхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1951 елда Павел Николаевич Богомоловка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы 30 ел дәвамында халык судында эшли: канцелярия мөдире, секретарь һәм халык утырышчысы вазыйфаларында. 1998 елда Богомоловлар гаиләсе Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Ире белән бергә 2 бала үстергәннәр, 2 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Богомолова Зинаида Петровна - тыл хезмәтчәне, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, шулай ук юбилей медале белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 21 сентябрь 2022, 15:48