Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 сентябрь көнне «Нур» яшьләр үзәгендә «Мизгел» милли-мәдәни клубы студентларга татар телен өйрәнү белән кызыксынуны арттыру максаты белән «Билге» квест-уенын үткәрде.
Уен кысаларында студентларга түбәндәге биремнәр үтәргә туры килде:
- Тәрҗемә итү;
- Тизлеккә уку;
- Озын сүздән күп сүзләр уйлап язу;
- Атаклы шәхесләрне тану;
- Фразеологизмнарны танып белү;
- Интеллектуаль сорауларга җавап бирү.

«Билге» квест-уенында 8 команда катнашты: Яр Чаллы автомеханика техникумы (2 команда);Яр Чаллы сәнгать көллияте; педагогия көллияте; политехника көллияте; сәүдә-технология көллияте; Казан инновацион университеты көллияте.

Команда эчендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр:
61 балл Андерьянова Зилә (сәнгать көллияте);
60 балл Хөснуллин Булат (автомеханика техникумы);
50 балл Мусагитов Алмаз (Кама техник-икътисад көллияте);
49 балл Җәләлов Камил (политехника көллияте);
75 балл Гыйльванова Илнара (педагогика көллияте);
85 балл Кашбразиева Гүзәл (автомеханика техникумы):
41 балл Каиров Рөстәм (сәүдә-технология көллияте);
75 балл Шиһапова Айгизә (Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллияте)

Чәршәмбе, 21 сентябрь 2022, 18:01