Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев мәрхүмнәрне җирләү буенча гамәлләр алгоритмын искә төшерде. "Һәр үлгән кешегә җирләү өчен зиратта бушлай җир гарантияләнә. Бездә "Молодёжное" һәм "Восточный" зиратлары бар, алар җирләү өчен ачык. Анда православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен аерым билгеләнгән бүлекләр бар", - дип искәртте Илья Зуев.

Якын кешенеңне югалту турында 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк, мәгълүмат Эчке эшләр органнарына тапшырылачак, шуннан соң участок полициясе киләчәк һәм үлем фактын теркиячәк. Алга таба мәгълүмат «КамаТехтрак» предприятиесенә тапшырыла (тел.диспетчерская: 8917-297-11-33, 78-80-01) - бу предприятие мәрхүмнәрнең мәетләрен моргка ташый. Шуннан соң мәрхүмнең туганнарына социаль иминият фондына компенсация сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның суммасы 6 964 сум 68 тиен тәшкил итә. Әлеге сумманы кулга алып, мөстәкыйль рәвештә җеназаны үзең оештырасың. Үзең моның белән шөгыльләнергә теләмәсәң, социаль җеназаларны оештыру өчен «Шәһәр хуҗалыгы дирекциясе» МАУсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу суммага күмү, мәетне тиешле урынга китерү, зиратка илтү, кабер казу хезмәтләре каралган. Социаль иминият фондының территориаль органы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Чаллы шәһәре, Яр Чаллы проспекты, 47 нче йорт, бердәм белешмә телефоны: (8552) 30-42-00). Әлеге хезмәттән мәрхүмнең туганнары кеше үлгәннән соң алты ай эчендә файдалана ала. Моргка бирелә торган документлар: полиция карары һәм мәрхүмнең паспорты. Икенче көнне мәетнең якыннары моргтан үлем турында медицина белешмәсе ала. Шуннан соң үлем турында таныклык алу өчен ЗАГС идарәсенә, пособие рәсмиләштерүгә белешмә алу өчен (11 форма) ГЭС бистәсе Гидротөзүчеләр урамы, 10 йорт, ( тел: (8552) 70-20-88) адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Зиратта җирләүне оештыру өчен мәрхүмнең туганнары түбәндәге документларны тапшырырга тиеш: - морг биргән үлем турында белешмәнең күчермәсе; - мәрхүмнең паспорт күчермәсе; - үлем турында таныклык оригиналь; - 11 формалы белешмә. Тиешле документларны рәсмиләштерү бетергәннән соң күмү урынын килешү өчен зиратка барырга кирәк. Моның өчен зират урнашкан урында мәрхүмнең туганнары җииләүгә рөхсәт сорап гариза язалар. Башкарма комитет вәкиле белән түбәндәге адрес буенча килешү төзелә: Минзәлә тракты, 29К, зират администрациясе бинасы, 1 каб, тел: (8552) 44-38-73.

Җирләү процедурасын үткәргәннән соң, мәрхүмне җирләү эшләрен үз өстенә алган затка билгеләнгән үрнәктәге таныклык тапшырыла

Пәнҗешәмбе, 22 сентябрь 2022, 12:13