Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар социаль контракт кысаларында эш эзләгәндә һәм эшкә урнашканда дәүләт ярдәмен ала алачак. Әлеге ярдәм чарасына керемнәре яшәү минимумыннан артмаган затлар дәгъва итә ала. 

"Социаль контрактлар эш эзләүче гражданнар белән төзелә. Нигездә, бу-югары белем алган һәм эш эзләүче яшьләр. Социаль контракт төзү өчен социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшкә урнашканчы контракт төзү мөһим. 4 ай дәвамында хезмәт хакына өстәмә итеп бу кешеләр 12 896 сум акча алачак", - дип хәбәр итте социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина.

Шулай ук ул моның өстенә үзмәшгульләр өчен социаль адаптация программасы булуын да билгеләп үтте. Претендент программаның барлык шартларына туры килергә һәм бизнес-план тапшырырга тиеш. Комиссия раслаганнан соң бер үк вакытта үзмәшгульләр 250 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. 

Пәнҗешәмбе, 22 сентябрь 2022, 12:31