Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Чаллыда заманча волонтерлык турында сөйләде. 2013 елда Чаллының «Орион» яшьләр үзәге базасында иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге оештырылды.
"Волонтерлык үзәге шәһәрнең яшьләр ирекле хәрәкәтен берләштерү теләгенә җавап итеп барлыкка килде. Бергәләп без чын-чынлап җитди нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле",- дип белдерде матбугат конференциясе барышында ирекле ярдәмчелекне үстерү үзәге җитәкчесе Диләрә Зөбәирова. 
Шәһәрдә ел саен 50дән артык волонтерлык чарасы үткәрелә, мәсәлән, язгы һәм көзге шәфкатьлелек атнасы, «Картлык шатлыкка», «Янәшә булыйк», «Дүрт аяклы дусларыбызга», «Кешенең якын дусты» хәйрия акцияләре һәм башкалар. Шулай ук «Чаллы иреклесе» кебек конкурслар һәм «игелек чыганагы» проектлары конкурсы оештырыла.
Үзләрен бу юнәлештә сынап карарга теләүчеләргә мәгълүматны https://dobro.ru сайтында табарга була.

Пәнҗешәмбе, 22 сентябрь 2022, 12:45