98нче балалар бакчасында грант акчасына 4 лаборатория җиһазландырылган: «Робик» мәгариф робот техникасы; «Пиксель» программалаштыру; «Нейрончик» нейропрограммалаштыру; проектлау һәм программалаштыру асылын үзләштергән балаларны берләштерә торган квест-уеннар лабораториясе.
Лабораторияләрдә 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге 200гә якын бала бушлай шөгыльләнәчәк. Бала үзен барлык юнәлештә сынап карый алачак. Проект балалар белән генә эшләүне күздә тотмый, ата-аналар программалаштыру күнекмәләрен үзләштерә һәм балалары белән ярыша алачак.
98нче балалар бакчасын тәмамлаучылар, 30нчы мәктәпнең инженерлык классларында белемнәрен дәвам итә алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 22 сентябрь 2022, 15:26