Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чара Тантаналар сараенда шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында узды. Бәйрәм хөрмәтенә шәһәр башлыгы машина төзелеше тармагында хезмәт куючыларга һөнәри бүләкләр тапшырды. 

"Мин үзем белгечлегем буенча инженер-механик, Кременчук автомобиль заводында практика үттем. Шуңа күрә бу һөнәргә карата битараф түгел, - дип мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев. - Яр Чаллы шәһәре өчен машина төзелеше тармагы - үзенчәлекле. Шәһәр һәм "КАМАЗ" - Россия һәм Татарстан Республикасының машина төзелеше үзәге. Бүген тармакта 43 мең 500 кеше эшли, ягъни шәһәр халкының күпчелеге. Быелның 7 аенда без 200 млрд сумлык продукция җитештерә алдык. Барлыгы 317 млрд сумлык продукция җитештерелгән. Шуңа күрә машина төзелеше: бу төп бюджет формалаштыручы тармак дип ышандырып әйтә алабыз".

Пәнҗешәмбе, 22 сентябрь 2022, 18:41