Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Яр буе паркының парк зонасында «Көзге чисталык кубогы» бөтендөнья акциясе кысаларында «Чиста уеннар» дигән экологик чара узды. Бу билгеле бер дистанциягә йөгерүне һәм чүп җыюны берләштергән яңа популяр актив ял итү төре булды.

Чарада ТИҮ рәисләре, 1 нче Бәтке мәктәбе укучылары, В. Д. Поташов исемендәге техник көллият, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары, «Лента» кибетләре челтәре, «Татнефть»нең Яр Чаллы филиалы хезмәткәрләре катнашты. 100дән артык теркәлгән катнашучыларга «Чиста уеннар» логотибы белән сувенирлар тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 22 сентябрь 2022, 18:12