Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшидә Салих кызы Вертякова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле вакыйга белән юбилярны РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Нияз Хисаметдинов котладылар. 

Рәшидә Салих кызы ТАССРның Тукай районы Биклән авылында туа. Урта мәктәпнең 7 классын  тәмамлый. Үзенең хезмәт эшчәнлеген шифаханәдә санитар булып эшләүдән башлый. Аннары балалар йортына шәфкать туташы итеп җибәрелә. 1948 елда ул Уралга күчеп китә. Анда Николай Романович Вертяков белән гаилә кора. 1956 елда Вертяковлар гаиләсе янәдән Яр Чаллы шәһәренә  әйләнеп кайта. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Рәшидә Салих кызы ПОПАТ предприятиесендә кассир булып хезмәт куя. 

Тормыш иптәше белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ун оныгы, биш оныкчыгы бар. Ветеран "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 22 сентябрь 2022, 18:16