Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә автокаланың Үзәк китапханәсендә "Чаллы укый!" дип исемләнгән әдәби фестиваль узды. Чараның төп темасы төрле чор булды - фестиваль зоналары стильләштерелгән чорларны үз эченә алды.  Борынгы Русь, урта гасыр, барокко һәм заманча стиль, ахырда яшь шагыйрьләр очрашуы чагылдырылды. 

Әдәби кичә  әңгәмә кору форматында узды. Анда катнашучылар әдәбиятның җәмгыятьтә һәм заманча көнкүрештә роле турында фикер алышты. 

Шулай ук шагыйрьләр очрашу барышында  "Набережные стихи" дигән үзләренең яңа табадан төшкән әсәрләр җыентыгын тәкъдир иттеләр. Анда 9 авторның язмалары теркәлгән. Җыентыкның нәшер итүчесе «Иначе говоря» китап клуб-кибете. Китапны шуннан алырга мөмкин. 



Шулай ук фестивальне оештыручылар – шәһәребезнең Үзәк китапханәсе турында да фикер алыштылар. Хәзер анда авторлар укырга киңәш иткән бик күп китаплар тупланган. Мәсәлән, китапханәдә 100дән артык төрле комикс һәм график романнар бар.


Җомга, 23 сентябрь 2022, 10:36