Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

26 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр Яр Чаллыда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Картлык шатлыкка» хәйрия акциясе узачак. Акция кысаларында яшьләрдә өлкәннәргә һәм инвалидларга карата гражданлык җаваплылыгы, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек хисе тәрбияләү. Шул уңайдан тарихи дәвамчанлыкны һәм рухи бәйләнешне саклауга юнәлдерелгән чаралар һәм акцияләр узачак. Акциядә балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, тимурчылык отрядлары, балалар һәм яшьләрнең инициатив төркемнәре, шәһәрнең хәйрия һәм башка социаль әһәмиятле иреклеләр эшчәнлеге белән шөгыльләнүче югары һәм урта махсус белем бирү уку йортлары, иреклеләр берләшмәләре вәкилләре катнаша ала. Акциядә катнашу ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итү.

Ярдәм итү - продуктлар, кирәкле әйберләр, дарулар китерү, яисә өлкән яшьтәге кешене саф һавага алып чыгу. Кайвакыт әлеге ярдәм гади генә нәрсәләрдән гыйбарәт, мәсәлән, өлкән кеше белән аралашу, аңа игътибар бирү, кайгырту.

Җомга, 23 сентябрь 2022, 11:47