Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Украинада махсус хәрби операция барышында сержант Радик Наил улы Салихов һәм ефрейтор Руслан Вәсил улы Газизов һәлак булдылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үлгән Радик Салиховның әти-әнисенә һәм якыннарына тирән кайгыларын уртаклашты. "Бүген ярты миллионлык автокалада - зур кайгы, Батырлык Ордены кавалерын соңгы юлга озатабыз. Ул сугышчы, үз Ватанын чын күңелдән яраткан гражданин юлын сайлады. Махсус операция барышында хәрби бурычка, хәрби антка тугры булуын исбатлады. Аңа мәңгелек дан, махсус хәрби операция вакытында үлгән геройларга мәңгелек дан. Без геройларыбыз онытмаячакбыз", - диде ул.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

Радик Наил улы Чаллыда 1979 елның 8 декабрендә туган, СПТУ-114 тә укыган, балта остасы һөнәрен алган. 1997 елдан 2000 елга кадәр илнең Кораллы Көчләрендә хезмәт итә, Россия Федерациясе президенты Указы буенча Батырлык ордены белән бүләкләнә. Ату бүлегенең өлкән атучысы була.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов Руслан Газизовның җеназасында катнашты. Аның әти-әнисе җирләү өчен туган авылын сайлаган.

Руслан Вәсил улы Брежнев шәһәрендә 1987 елның 20 октябрендә туган. Чаллыда 57 нче һөнәри училищены тәмамлый, слесарь белгечлеген ала. 2007-2008 елларда ул хәрби хезмәттә була, ворейтор исемен ала. Аның кызы һәм улы калды. Хәрби хезмәткәрләрне соңгы юлга корал залплары астына озаталар. Аларның исемнәре «Ватан-ана»мемориаль комплексына уеп язылачак. Җеназа оештыруны шәһәр Башкарма комитеты үз өстенә алды.

Якшәмбе, 25 сентябрь 2022, 13:06