Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда 21 сентябрьдән Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы эшли башлады. Ул үзенә 10 меңнән артык катнашучыны җыйды. Алар арасында ИТ-белгечләр, сәясәтчеләр, ил төбәкләре башлыклары, бизнесменнар бар. Катнашучыларның төп максаты - Россиянең фәнни-технологик һәм социаль-икътисадый үсешен тыярга тиешле санкцияләргә адекват җавап булдыру. Форум Россия Хөкүмәте эгидасы астында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан үткәрелә.

"Казан-Экспо" халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыкларында секцияләр, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр уза. Бүген «Мәгарифтә цифрлы технологияләр» тематик юнәлеше буенча секция эшли башлады, аның спикеры Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова. Ректор доклад белән чыгыш ясады.

Җомга, 23 сентябрь 2022, 19:52