Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәтер көне уңаеннан Чаллының гамәлдә булган һәм ябылган зиратларында чистарту эшләре башкарылды. Комсомол районы территориясендә ГЭС, Элеватор тавы бистәләрендә һәм 32 комплекста урнашкан зиратларны чистарту чаралары үткәрелде.

Гамәлдә булучы зиратта җирләү урыннарын тәртипкә китерү өчен 182 көрәк, 97 тырма, 500дән артык капчык, 34 сәнәк һәм башка инвентарь кулланылуы. Әлеге зиратларга төп проспектлар буенча җәмәгать транспорты (зур сыйдырышлы автобуслар) җибәрелде.

Шәһәр зиратларын чистарту һәм төзекләндерү эшләренә 3 берәмлек техника, шәһәр хуҗалыгы дирекциясенең 18 хезмәткәре, 64 мәктәп укучысы һәм студенты, актив чаллылылар белән бергә 2849 кеше җәлеп ителгән, 357 куб.метрдан чүп һәм үсемлек калдыклары чыгарылган.

Шимбә, 24 сентябрь 2022, 11:29