Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Наил Мәһдиев махсус хәрби операциягә шәһәребезнең мобилизацияләнгән ир-атларын озатты. Шәһәр мэры сугышчыларга: "Бездә, Чаллыда, үзенчәлекле характер - ул хезмәттә генә түгел, сугыш кырында да ачык чагыла. Һәм бүген барыбызда моңсулану һәм борчылу хисләре астында, егетләребезне, сугышчыларыбызны хәрби бурычны үтәргә озатабыз. Без барыбыз да ант бирдек, 18 яшьтән узган барлык ир-атлар да үз Ватаннарына хезмәт итәргә тиеш дигән документ астына кул куйдык. Безнең икенче Ватаныбыз юк, икенче әниебез юк, запас аэродромнарыбыз юк. Ватаныбыз, үзебез эшләгән, гомер иткән җирдә. Без сезгә ышанабыз, сезне көтәбез, барыгызның да исән-сау кайтуыгызны телибез. Сезне хөрмәт итәбез, сезгә таянабыз. Ватаныбызга намуслы хезмәт итегез, Аллаһ Тәгалә безгә ярдәм итсен. Алга!" - диде Наил Мәһдиев.

Хәзерге вакытта мобилизацияләнергә тиешле гражданнар исемлеге формалаштырылган, безнең шәһәрдә аларның саны 1200 кеше, шуларның 90ы-офицерлар. Бүген махсус хәрби операциядә катнашырга 74 кеше китте.

Аларның балаларына һәм гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәк, мәсәлән, мәктәпләрдә бушлай кайнар ризык һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә бушлай йөрү. Ярдәм чаралары агымдагы елның 1 октябреннән гамәлгә керә.
Шимбә, 24 сентябрь 2022, 13:44