Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының «Олимпийский» спорт комплексында 15 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында «КАМАЗ» призына 36 нчы традицион дзюдо турниры ачылды. Ярышларда Россиянең 10 төбәгеннән 300гә якын спортчы катнаша. Моннан тыш, «Татарстанның барлык йолдызлары» дзюдо буенча 31 нче команда турниры кысаларында күчмә кубок өчен көрәштә ветераннар һәм яшьләр вәкилләре очрашты.

«Татарстанның барлык йолдызлары» 31 нче турниры кысаларында тантаналы чарадан соң, «диварга дивар» форматында ветераннар һәм эшләп килүче спортчылар командалары җыелды. Киеренке көрәштә 3:2 исәбе белән икенче ел рәттән откан яшьләр командасы җиңде. Шунысы кызык, турнирны уздыру тарихында ветераннар командасы 16 тапкыр җиңү яулады һәм гомуми исәпне диярлек тигезләгән яшьләр җыелмасы 15 нче тапкыр җиңде. Җиңүче командага күчмә кубок, шулай ук медальләр һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.

Ачылу тантанасы кысаларында мәдәни программаны Чаллының танылган коллективлары тәкъдим итте.

Якшәмбе, 25 сентябрь 2022, 12:41