Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 октябрьдән Чаллыда шәһәр территориясен чистарту һәм яшелләндерү буенча традицион көзге санитар-экологик айлык башлана. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев өмәгә автокаланың чисталыгына битараф булмаган кешеләр, бу көнне дәресләре узачак мәктәп укучыларыннан тыш, чыгарга тиеш, дип билгеләп үтте. "Көннең беренче яртысында үткәрергә кирәк. Чүп-чарны төяү өчен корал, капчыклар, транспорт әзерлибез", - диде ул. Көзге айлык эшләрне оештыру өчен шәһәр штабы составы расланды һәм чаралар планы әзерләнде. Шәһәрнең 5 400 гектар мәйданын яфрактан һәм чүп-чардан чистарту, 8,5 мең агач һәм 10 мең куакны санитар кисү, 23 мең данәдән артык яшел үсенте утырту планлаштырыла. Шәһәр территориясен чүп-чардан чистарту барышында бушлай шиннар кабул ителәчәк. «Шина үзәге» кибетенең адресы: Казанский ПР., 215. 15 октябрьдә гомумшәһәр өмәсе уздыру планлаштырыла. Бу көнне район администрацияләре заявкалары буенча каты коммуналь калдыклары полигонына чүп-чар һәм үсемлек калдыклары карьерына барлык оешмалардан бушлай кабул ителәчәк. Көзге айлык дәвамында «Горзеленхоз» ААҖнең үсемлек калдыклары карьерына торак-коммуналь хезмәтләр предприятиеләренең махсус техникасы, ташламалы тариф буенча керә алачак.

Дүшәмбе, 26 сентябрь 2022, 09:47