Бу пәнҗешәмбе көнне Автозавод районының өлкән буын гражданнары өчен "Тормыш шәһәре" дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырыла, ул 15:00 сәгатьтә башлана. Үзәк районының өлкән буын гражданнары өчен «Барысы да ничек булганын хәтерлисеңме» дип аталган бәйрәм, шулай ук өченче буын университетын ачу тантанасы була. Чаралар 6 октябрьдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында оештырылачак, башлану вакыты 15:00 сәгать.
29 сентябрьдә Комсомол районы буенча Өлкәннәр көненә багышланган чара "Энергетик" мәдәният сараенда 14:00 сәгатьтә үткәреләчәк. Бәйрәм чарасын Хезмәт ветераннары пансионатында да оештыру планлаштырылган, ул 6 октябрь көненә 12:00 сәгатькә билгеләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 26 сентябрь 2022, 10:43